|
02.04 06:42
|
Статистика
+10
|
5877
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 05:07
|
Статистика
+3
|
5867
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 03:30
|
Статистика
+1
|
5864
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 01:53
|
Статистика
+3
|
5863
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 00:15
|
Статистика
+19
|
5860
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 22:36
|
Статистика
+80
|
5841
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 20:56
|
Статистика
+124
|
5761
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 20:32
|
Публикация
Саклап куегыз, башкаларга да җибәрегез!
Саклап куегыз,…
|
—
|
—
|
1907
|
1907
|
|
01.04 19:15
|
Статистика
+252
|
5637
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 19:00
|
Публикация
Таң белән гаилә кайтыр юлга кузгала. Машиналар азрак чакта күпчелек юлны узып, үз якларына якынлашып калу була исәпләре. Тыныч кына барганда, хатынны машинаның тормоз тавышы айнытып җибәрә. Алар өстенә якынлашучы машинадан сакланырга тырышып карасалар да, булдыра алмыйлар. Каршы яктан килүче “УАЗ” аларның җиңел машиналарына килеп чәпелә.
Каты бәрелүдән артта пассажир ягында утырып баручы хатын шунда ук җан бирә. Ирне “Ашыгыч ярдәм” белән якындагы хастаханәгә илтәләр. Нәни кызчыкка исә фәрештәләр канатын җәя. Ул алдагы ике урындык арасына төшеп, ниндидер бер могҗиза белән исән кала...
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/xikaia/utkannarda-kazynasy-kilmasa-da-xikaia
Таң белән гаил…
|
—
|
—
|
2590
|
2590
|
|
01.04 18:36
|
Публикация
Хәрби Әнисе
Әни йөрәге... Көтеп яшәүдән дә көчлерәк хис бармы?
Һәр иртә — бала турында уй белән башлана
Һәр дога — аның өчен
Бүген әниләр улларын яу кырыннан көтә...
Күзләрдә яшь күренми. Ә йөрәк — утта
Кайбыч районы Борындык авылында яшәүче
Ләйлә апа Хәйретдинова 4 ел инде улын көтә
Һәр хәбәр — өмет тә
Һәм курку да...
“Әнине әзерләгез...
Бу озакка...”
Шул көннән соң
көтү — вакыт белән үлчәнми
Сеңлесе Лилия
абыйсы өчен төп терәк
Юллар, ярдәм, посылкалар...
Йөрәк җылысы белән әзерләнә
Әни йорты — остаханәгә әверелә
Дронга каршы юрган — гомер саклый
“Бәлки бу кемнеңдер улын коткарыр...”
Әниләр көтә...
Һәм ышана
Хәрби Әнисе
Ә…
|
—
|
—
|
2513
|
2513
|
|
01.04 17:57
|
Публикация
«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә чыккан янгыннан соң 9 кешене эзләү дәвам итә.
Предприятие матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта барлык көчләр югалган кешеләрне эзләүгә юнәлтелгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм предприятие белгечләре бергәләп коткару эшләрен дәвам итә. Шулай ук югалган хезмәткәрләрнең гаиләләре белән даими рәвештә психологлар һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләре элемтәдә тора.
Искәртеп узабыз, кичә предприятие территориясендә газ кабыну нәтиҗәсендә янгын чыккан иде. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 3 кеше, шул исәптән янгын сүндерүче, һәлак булган. Барлыгы 71 кеше зыян күргән.
«Түбән Кама Не…
|
—
|
—
|
2666
|
2666
|
|
01.04 17:31
|
Статистика
+1
|
5385
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 17:30
|
Публикация
Зур бәлеш (шулпалы бәлеш)
Камырны мин болай ясыйм:
300 грамм сыеклык (150 гр су, 150 гр сөт), 180 грамм (бер пачка) атланмай (мин эретеп салам),
2 аш кашыгы майонез,
бер йомырка (салмасагыз да әллә ни үзгәрми),
бер балкашык сылама тоз,
ярты балкашык шикәр комы,
он.
Барлык ингредиентларны бергә кушып, уртача тыгызлыкта камыр басабыз. 15-20 минут өстен каплап салкынча урында ял иттерәбез.
Эчлек өчен бер күләмдә ит һәм бәрәңге алабыз, шакмаклап турыйбыз. Бер-ике зур баш суган (кем ничек ярата, суган күп булса - бәлеш шулпалы була) ваклап турап салабыз. Тәменчә тоз-борыч өстибез, әнис (яисә тмин) уып салабыз.
Бәлеш каз-үрдәк итеннән бик тәмле була, бозау, ат ите дә килешә, берничә төрле итне кушып пешергәндә дә искиткеч тәмле була. Итебез майсызрак булса, эчлеккә бераз атланмай өстибез. Шулай ук, каз-үрдәк эч-башлары (баш, тәпи, бүтәкә, канат, муен, йөрәк) салып пешергәндә дә бик тәмле була, алай иткәндә мин бераз ит тә кушып жибәрәм.
Ял иткән камырны өчкә: бер зуррак һәм ике кечерәк өлешкә бүләбез. Зур кисәкне табаның кырыйларыннан асылынып торырлык итеп жәябез, камыр ертылмасын өчен таба тирәли сөлге-тастымал чорнап куябыз. Эчлекне салабыз. Камырның чат-чатларын өскә таба жыештырабыз. Кечкенә жәемне эчлек өстенә каплыйбыз. Бәлешнең аскы һәм өске камырларын тоташтырып бөгәбез, матурлап бөрәбез. Бәлешнең өстендә кыл уртасында тишек ясыйбыз. Калган камырдан бөке ясап шул тишекне каплыйбыз, төрле бизәү элементлары ясыйбыз.
Бәлешне духовкада 180’-190’ та 2-2,5 сәгать пешерәбез. Өсте кызара башласа - фольга белән каплыйбыз. Мин пешергәндә бәлеш эченә шулпа салмыйм, табынга аерым савытта чыгарам. Бәлешне духовкадан алгач бераз өстен сөлге белән каплап тотам, йомшарып, тагын да тәмлеләнеп китә.
Пешергән ризыкларыгыз тәмле булсын, дусларым!
Зөһрә Гарифуллина
Зур бәлеш (шул…
|
—
|
—
|
2805
|
2805
|
|
01.04 16:52
|
Публикация
#Эшлим - төрле һөнәр ияләренең хезмәте турында видеопроект. Бу видеоның герое – ашыгыч ярдәм хезмәткәре Азат Вәлиуллин!
#Эшлим - төрле…
|
—
|
—
|
2726
|
2726
|
|
01.04 16:10
|
Публикация
“Казан егетләре” үз заманының хиты булган. Хәзер дә, ышанам, тулы заллар белән барачак. Чөнки халыкка “башны җиләттә торган” спектакльләр дә кирәк. Спектакль башлангач ук залны яңгыратып көлүче тамашачылар бар. Кызык булганга көләләр дисезме? Юк. Елап булмаганга көләләр. Еларга сәбәпләр өстәлеп тора...
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/madaniiat/kolase-kilsa-da-elyisy-kilsa-da-barygyz-kazan-egetlare-iana-saxnaga-kaitty
“Казан егетләр…
|
—
|
—
|
2819
|
2819
|
|
01.04 15:54
|
Публикация
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган матбугат конференциясеннән.
Габдулла Тукай…
|
—
|
—
|
2801
|
2801
|
|
01.04 15:48
|
Статистика
+3
|
5384
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 15:22
|
Публикация
Россия Гидрометүзәге Татарстанда 2026 елның апреленнән сентябренә кадәрге чорга һава торышы фаразын бастырган.
Белгечләр мәгълүматларына караганда, апрель ае климатик нормадан җылырак булачак. Уртача температура нормадан югарырак, якынча +5,4 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем күләме исә гадәти дәрәҗәдә — якынча 30 мм күләмендә көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, май, июнь һәм август айларында һава температурасы күпьеллык нормага якын булачак. Бу чорда явым-төшемнәр дә уртача күрсәткечләрдә сакланачак.
Июль ае бераз эссерәк булачак дип көтелә — температура нормадан югарырак булуы ихтимал. Бу ай өчен уртача күрсәткеч +19,9 градус тирәсе.
Сентябрьдә исә явым-төшемнәр азрак булуы мөмкин. Гадәттә бу айда 48 мм чамасы яңгыр ява, әмма быел бу күрсәткеч түбәнрәк булырга мөмкин.
Россия Гидроме…
|
—
|
—
|
2860
|
2860
|
|
01.04 14:15
|
Публикация
Карбыз чәчү буенча киңәшләр: март ахыры-апрель башында карбыз чәчә башлыйлар.
Тәҗрибәле бакчачылар һәр көнбагышны аерым савытка утыртырга киңәш итә. Карбызның тамыры озын булганлыктан, савытның тирәнлеге 11-12 см булырга тиеш. Орлыкны 1,5 см га күмәргә һәм стаканның өске өлешеннән бер сантиметр калдырырга. Чөнки тишелеп чыккан урыннарга туфрак сибәргә кирәк.
Карбызны дымлы туфракка чәчәргә. Моның алдыннан орлыкларны юешләтергә кирәк. Пленка белән капларга. Тишелеп чыкканчы көндез дә, төнлә дә температура 25...26 °С булырга тиеш.
Тишелеп чыккач, температураны төнлә 10 °12 ° с, көндез 20 °25 ° С төшерергә. Карбыз тишелгәннән соң, аларга яхшы яктылык кирәк. Суны еш сибәргә ярамый, чөнки бу культура тирән тамыр системасы аркасында күп дым таләп итми.
Чәчүнең икенче срогы – апрельнең беренче яртысы. Тагын бер вариант – орлыкларны кыярлар белән бер үк вакытта җылы түтәлгә утыртырга һәм шунда ук пленка белән ябарга.
Теплицага карбызны помидор белән генә утыртырга була. Кыяр белән бергә утырта күрмәгез. Томат белән карбызга аның кадәр дымлылык кирәкми. Шунысын да онытмаска кирәк: үсемлекләр арасындагы ераклык бер метрдан да ким булмаска тиеш, чөнки карбызның тамыр системасы дымны туфракның аскы һәм өске катламнарыннан ала. Кавыннарны да нәкъ шулай үстерәләр.
Карбыз чәчү бу…
|
—
|
—
|
2918
|
2918
|
|
01.04 14:02
|
Статистика
|
5381
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 13:40
|
Публикация
350 укытучы торак арендасы өчен компенсация алачак.
Татарстанда педагогик хезмәткәрләргә торак арендалау белән бәйле чыгымнарны (чыгымнарның бер өлешен) каплауда дәүләт ярдәме күрсәтү карары кабул ителгән, дип язган идек.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары белән әлеге максатларга елына 180 мең сумнан да артык булмаган күләмдә түләү билгеләнгән. Компенсация конкурс нигезендә 350 алучыга биреләчәк.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 63 млн. сум каралган.
Программаның максаты – педагогларны мәктәпләргә җәлеп итү һәм урыннарда саклап калу. Бүлеп бирелә торган акчалар ярдәмендә хезмәткәрләр тугыз айга кадәрге чорда аренда чыгымнарын каплый алачак. Акча алу өчен педагогка аренда килешүе төзергә, эшләгән җирлегендә үз торагына ия булмаска һәм башка шундый ук ярдәм чаралары алмаска тиеш.
Дәгъвачыларны сайлап алу ике этапта узачак: башта педагогның соңгы өч елдагы һөнәри казанышларына бәя бирәчәкләр, ә аннары аның белән һөнәри-психологик әңгәмә уздырылачак. Иң күп балл җыючылар җиңәчәк. Аннары хезмәткәрләр белән килешү төзиячәкләр, ә компенсацияне арендага түләүне раслый торган документлар тапшырылганнан соң банктагы счетка күчерәчәкләр.
Шул ук вакытта, документ нигезендә, түләү алучылар Татарстан мәгариф оешмасында ким дигәндә бер ел эшләргә тиеш. Әгәр кеше, мәсәлән, вакытыннан алда эштән китсә, ул компенсация алу өчен шартларны бозачак.
350 укытучы то…
|
—
|
—
|
2981
|
2981
|
|
01.04 12:20
|
Статистика
+3
|
5381
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 12:10
|
Публикация
Булды шундый чаклар: йокларга ятканда, иртән уянырмынмы икән, дип уйлый идем. Авыртуга түзә алмыйча, төнге сәгать 3тә табиб чакырта идек. Сәгать 5кә кадәр түзә алсам, димәк, мин бүген яшим. Менә шул ике сәгать араны көч-хәл белән үткәрә идем. Мин якты көнне күрә алуыма шатлана идем. Һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдым, аңа ялвардым. Бары аның ярдәме белән генә мин бу явыз чирне җиңдем...
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/irtan-uianyrmynmy-ikan-dip-uilyi-idem-1774970959
Булды шундый ч…
|
—
|
—
|
3008
|
3008
|
|
01.04 11:38
|
Публикация
"Түбән Кама нефтехим"да килеп чыккан янгында һәлак булучыларның туганнарына 10ар миллион сум акча түләнәчәк. Оешма шулай ук аларны җирләү чыгымнарын да үз өстенә алачак.
Хастаханәләргә озатылган зыян күрүчеләргә 3әр миллион сум түләнәчәк. Оешма аларны сәламәтләндерү һәм реабилитация чыгымнарын да каплаячак.
Түләүләр иртәгә башланачак, дип белдерде район башлыгы Радмир Беляев.
"Түбән Кама не…
|
—
|
—
|
3013
|
3013
|
|
01.04 10:44
|
Статистика
|
5378
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 10:36
|
Публикация
Балалар да туйды бу талашудан. Аерылып та китә алмыйм, әти-әни районда дәрәҗәле кешеләр. Аларның йөзенә кызыллык китермим, дип, тагын 5 ел түздем. Ирем тагын да азынды, аның читкә йөрүе турында сүзләр ишеттерделәр, хәтта азык-төлек, балаларга кирәк-яраклар алу өчен дә акча бирмәде. Гәрчә, ике кибете булса да...
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/kainana-kerde-arabyzgabas-iiargame-alla-aerylysyrgamy
Балалар да туй…
|
—
|
—
|
3091
|
3091
|
|
01.04 10:04
|
Публикация
Казан дәүләт медицина университетының ректоры вазифаларын башкаручы итеп Айрат Фәррахов билгеләнде.
Яңа җитәкчене коллективка Россиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тәкъдим итте.
Казан дәүләт м…
|
—
|
—
|
3041
|
3041
|
|
01.04 09:48
|
Публикация
Апрельдә кая барырга? Туристлар сайлаган иң популяр юнәлешләр билгеле булды.
Белгечләр әйтүенчә, быел яз уртасында туристлар иң еш сайлаган юнәлешләр арасында Санкт-Петербург, Калининград, шулай ук чит илләрдән — Минск, Истанбул һәм Тбилиси лидерлык итә. Бу хакта РИА Новости яза.
Tripster сервисы мәгълүматлары буенча, Россия эчендә популяр бишлеккә шулай ук Мәскәү, Мурманск һәм Кисловодск та кергән. Ә чит ил маршрутлары арасында Ереван һәм Пекинга кызыксыну арта бара.
Аеруча Пекин быелгы язның “йолдызлы” юнәлешләреннән берсенә әверелгән. Моңа виза режимының гадиләшүе һәм очышлар саны арту сәбәпче. Туристлар Кытайда Пекиннан тыш Шанхай, Гуанчжоу, Чэнду һәм хәтта “Аватар таулары” белән танылган Чжанцзяцзе якларына да сәяхәт итә.
Якын Көнчыгыштагы киеренке хәлләр фонында БДБ илләренә сәяхәтләр дә популярлаша. Мәсәлән, Минскига кыска — 3-4 көнлек сәфәрләр ешрак сайлана. Ә Ереван туристларны уңайлы авиарейслар, тел киртәсе булмау һәм милли кухнясы белән җәлеп итә.
Грузиянең башкаласы Тбилиси исә кунакларны Иске шәһәр урамнары, күкерт мунчалары һәм базарлары белән үзенә тарта.
Россия эчендә исә яз көне туристлар күбрәк тарихи һәм архитектурасы бай шәһәрләргә өстенлек бирә. Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә экскурсияләр, тарихи үзәк буйлап йөрүләр аеруча популяр.
Моннан тыш, сәяхәтчеләр табигать уянуын тоярга мөмкин булган урыннарны да сайлый. Балтыйк буе шәһәрләре — Светлогорск, Янтарный һәм Курш косасы — язны иртәрәк каршы алуы белән җәлеп итә.
Кисловодскта бу чорда һава температурасы +18 градуска кадәр күтәрелә, шуңа күрә туристлар анда паркларда йөрергә һәм табигать кочагында ял итәргә бара.
Төньяк юнәлешләр дә игътибардан читтә калмый: Мурманскида апрельдә әле кышкы күренешләр саклана, әмма салкыннар йомшара. Туристлар анда төньяк балкышын күрергә, тау чаңгысы сезонын ябып калырга һәм Арктика атмосферасын тоярга омтыла.
Шулай итеп, апрель — сәяхәт өчен иң уңайлы айларның берсе: шәһәр экскурсияләре дә, табигать кочагындагы ял да бердәй популяр.
Барып кайтыгыз әле бер. Эшләргә генә димәгән бит)
Апрельдә кая б…
|
—
|
—
|
3154
|
3154
|
|
01.04 09:10
|
Статистика
-1
|
5378
|
—
|
—
|
—
|