|
2026-03-28 20:07:14
|
«Офык» командасы «ТехноУеннар»да абсолют җиңүче булды
Мамадыш шәһәрендә техник иҗатның «Техноуеннар» дип исемләнгән ачык бәйгесе узды.
Анда Мөслим, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарыннан 9 команда катнашты.
«Офык» командасы 1 УРЫННЫ яулады һәм АБСОЛЮТ ҖИҢҮЧЕ булды!
Команда составында Илья Лошкарев, Макси Шауберт, Булат Шәяхмәтов, Әмирхан Гыйльметдинов көч сынашты.
Чемпионнарны әзерләгән педагоглар: Аяз Бадртдинов, Лилия Бадртдинова
Егетләр квестның барлык этапларын уңышлы үттеләр. Драгстер җыйдылар, да Винчи күперен кордылар, авиа-сугышта катнаштылар һәм ракеталар очырдылар. Аларның осталыгы, команда белән эшли белүе һәм техник тапкырлыгы көндәшләрдә җиңүгә мөмкинлек калдырмады.
Мөслимең яшь инженерлары белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр телибез!
«Офык» командасы…
|
—
|
|
162
|
|
2026-03-28 14:00:04
|
Яратуга корылган дуслык.
“ТАТМЕДИА” АҖ вакытлы матбугатка язылучылар арасында яртыеллык саен бүләкләр уйната.
Бүләк уйнатуда катнашу өчен “ТАТМЕДИА” АҖнең кимендә ике басмасына – бер журналга һәм газетага язылырга кирәк. Мөслим авылында яшәүче Марина Бәдретдинова “Авыл утлары” газетасына һәм “Казан утлары”, “Сөембикә” журналларына язылган. Район газетасы почта аша килә. Журналларга Марина ханым альтернатив ысул белән, ягъни “Авыл утлары” газетасы аша язылган. Бу очракта журналларны редакциядән килеп алырга кирәк.
– Барысын да укып барам, дип әйтә алмыйм, шулай да карап чыгам. “Авыл утлары” газетасы атна саен килә, аны укыйм. “Казан утлары”на яңа әсәрләр белән танышып бару өчен язылам. “Сөембикә” журналы хатын-кызлар өчен кызыклы темалар тәкъдим итә. Андагы “Татар гаиләсе”, “Тормыш кагыйдәләре” сәхифәләрен яратып укыйм, – ди Марина Ранасовна. – Почта аша өйгә килүче вакытлы матбугат сиңа тәгаенләнгән, ул шуның белән кадерле дә. Буяу исе килүче кыштырдап торган газета-журналны уку рәхәт! Бу – минем өчен иң рәхәт ял!
Укуга, вакытлы матбугатка мәхәббәт Марина Бәдретдиновага әти-әнисеннән күчкән.
– Әти-әнием бик күп газета-журналлар алдыра иде. “Аргументы и факты”, “Республика Татарстан” газеталары, “Роман-газета”, “Человек и закон”, “Здоровье”, “Крестьянка”, “Работница” журналлары килә. Укытучы буларак, әни “Совет мәктәбе”н алдыра, без – балалар өчен “Яшь ленинчы”, “Пионерская правда” газеталарына, “Пионер”, “Молодая гвардия” журналларына языла иде, – дип искә ала Марина Ранасовна. – Район үзәге безнең авылдан 10 километр ераклыкта урнашкан. Хат ташучы Мәгъзүмә апа газета-журналларны ат белән барып ала иде. Без, бала-чага, аны күрү белән каршына йөгерәбез. Мәгъзүмә апаның почта китергәнен көтеп тормыйча, һәрберебез газета-журналларны шулай барып ала иде.
Марина ханым “Татмедиа” АҖнән автомобиль өчен тузан суырткыч отты. “Беренче тапкыр бүләк отуым, – ди ул. – Беренче һәм бик кадерле бүләк!”
Динар Нуретдинов фотосы.
Яратуга корылган…
|
—
|
|
177
|
|
2026-03-28 12:00:04
|
Фаҗигаләрнең барысы да ашыгу аркасында килеп чыккан. Бу төр юл кагыйдәсен беренче тапкыр бозган өчен 1500 сум штраф каралган. Икенче тапкыр шушы ук кагыйдәне бозган өчен 5 мең сум штраф һәм 4-6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. “Быел светофорның кызыл утына чыккан 7 шоферга административ беркетмәләр төзелде. Юлларның сыйфатын яхшырту, юл билгеләрен урнаштыру буенча җирлегебездә эш бара. Бүгенге көндә Мөслим авылында сигез урында: Җәмигъ мәчете янында, Яр Чаллы яклап керү юлында, Кооператив – Яшьләр, Колхоз – Банк, Колхоз – Бакча, Пушкин – Тукай урамнары чатларында светофорлар эшли. Тиздән барлык светофорларга да күзәтү камералары урнаштырылачак. Алар ярдәмендә хокук бозу очракларын тизрәк ачыкларга мөмкин булачак”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Фаҗигаләрнең бар…
|
—
|
|
185
|
|
2026-03-28 08:00:06
|
25 март. Барысы да әзер!
Куйбышев исемендәге колхозның Иске Карамалы бригадасы игенчеләре унберенче бишьеллыкның икенче елы язгы кыр эшләрен уңышлы һәм оешкан төстә үткәрү өчен көрәш башлап җибәрделәр. Алар туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарын тагын бер кат тикшерәләр, аларны көйләүне яңадан карыйлар. Орлыкларны язгы чәчүгә әзерләү дә оешкан төстә дәвам итә. Биредә дүрт кешедән торган, З. Биктимеров җитәкләгән махсус звено эшли. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә эш темплары югары күтәрелде. Орлыкларны агулауны звено 25 мартка – хуҗалыкара үзара тикшерү көненә тәмамлый.
Д. Гаделшин, комплекслы бригада бригадиры.
Фото – Мөслим-информ
#Бу_көнне_Мөслимдә
25 март. Барысы …
|
—
|
|
202
|
|
2026-03-27 19:30:02
|
“Мизгел” яшьләр үзәге волонтерлары район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Эрбол Бопоев белән “Спидка юк дип әйт!” исемле очрашу уздырды. “Мәгълүмат сәгатендә алган белем яшьләргә төрле ситуацияләрдә дөрес адым ясарга һәм сәламәт яшәү рәвешен сайларга ярдәм итсен иде. ВИЧ-инфекцияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча мәгариф учреждениеләрендә узган чаралар зур әһәмияткә ия. Коточкыч авырудан үзләрен саклап кала алмаган танылган кешеләр аз түгел. СПИДны кисәтү хәрәкәте символы булган кызыл тасма саулыгыбызга карата уяулыкны югалтмаска чакырып торсын”, – ди Эрбол Бопоев.
Фото – Татар-информ
“Мизгел” яшьләр …
|
—
|
|
257
|
|
2026-03-27 17:30:02
|
23 март. Кайнар теләктәшлек.
“Урожай” колхозы хезмәтчәннәре дәүләткә ит, сөт сатуның беренче квартал планнарын күптән инде хәл итте. Хәзерге вакытта колхоз буенча һәр сыердан көнгә җиде килограммга якын сөт алына. Савымчылар
М. Рәхимова, С. Кашапова, Ф. Кәлимуллина, Р. Сабирова иптәшләр бу күрсәткечне тагын да арттыра төштеләр. Игенчеләребез дә язгы кыр эшләрен кыска агротехник срокта башкарып чыгу өчен үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Алар быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан кимендә 20шәр центнер уңыш алуны максат итеп куйдылар. Бүгенге көндә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника сугышчан әзерлеккә китерелде инде.
М. Сәлахов, колхоз председателе.
Фото – Мөслим-информ
#Бу_көнне_Мөслимдә
23 март. Кайнар …
|
—
|
|
256
|