|
02.04 14:58
|
Статистика
|
447
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 14:19
|
Публикация
Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме хезмәте узган атнадагы эшчәнлегенә йомгак ясады. 🚑
16 марттан 22 мартка кадәр медикларга 930 чакыру килгән. Кызганычка каршы, алар арасында гаилә конфликтлары һәм җәрәхәтләнү очраклары да аз түгел.
Тулырак саннар һәм вакыйгалар турында — безнең язмада 👇👇
https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/iasel-uzanda-asygyc-medicina-iardame-atna-ecenda-930-cakyru-352-gospitalizaciia
Яшел Үзән ашыг…
|
—
|
—
|
50
|
50
|
|
02.04 13:40
|
Публикация
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды ☀️🌿🧹
1 апрельдән Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән авыл җирлекләрендә дә, санитар-экологик икеайлык рәсми рәвештә үз эшен башлап җибәрде. Бу чара кысаларында һәрбер муниципалитетта тирә-якны пакълау, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре планлаштырылган.
Республика халкын чисталыкка, тәртипкә һәм әйләнә-тирә мөхиткә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән бу экологик кампаниядә актив катнашырга чакыралар.
🎭 Олы Ачасыр мәдәният йорты территориясендә чәршәмбе өмәсе узды.
– Икеайлыкның беренче көнендә, Олы Ачасыр мәдәният йорты территориясендә зур өмә үткәрдек. Биредә эшләүче хезмәткәрләр, авыл аксакаллары, яшьләр һәм барлык теләүчеләр бердәм булып чыкты. Кыш буе яуган карлар биек булу сәбәпле, өмәдә катнашучылар ишек алларын, мәдәният йорты тирәсен, юлларны кардан арындырдылар. Карны көрәп, чистартылган урыннарга вакыт җиткәндә чәчәкләр утырту өчен туфрак хәзерләнде, – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Әйдәгез, тирә-юнебезне гөлбакча ясыйк! 🙏Икеайлык кысаларында актив катнашып, тирә-юнебезне чын гөлбакчага әйверелдерик. Бергәләп эшләгәндә генә без гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешеп, чиста һавалы, матур, пөхтә бер мөхит тудыра алабыз. Әлеге өмәләр безнең авылларда, шәһәрдә яшәүнең рәхәт, күңелле, имин булуын тәэмин итәчәк. Үзебез яшәгән тирәлекне яратыйк, аны кадерләп саклыйк!
1 апрельдән Та…
|
—
|
—
|
105
|
105
|
|
02.04 13:28
|
Публикация
📢 Быел №19 «Красная Шапочка» балалар бакчасының әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре беренче тапкыр Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормативларын тапшыруда катнашты 🎯🏅
Нормативларны уңышлы үтәү – балалар бакчасы өчен зур горурлык кына түгел, ә иң кечкенәләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга да мөһим адым!
💪👨👩👧👦 Әти-әниләр, балалар үрнәгенә иярегез һәм бөтен гаилә белән актив тормыш рәвешен сайлагыз, - дип яза Яшел Үзән районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.🏃♂️❤️🏃♀️
📢 Быел №19 «Кр…
|
—
|
—
|
123
|
123
|
|
02.04 13:14
|
Статистика
|
447
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 12:34
|
Публикация
Язгы каникуллар файдалы үтә! ☀️🌿Бишнә мәдәният йортында каникул вакытында да тормыш кайный.
Бу көннәрдә безнең "Туган якны өйрәнү" музеенда яшь кунаклар — кызлар һәм егетләр булды. 👧👦Музей буйлап экскурсия генә түгел, ә чын «тарихка сәяхәт» килеп чыкты!
Балалар әби-бабаларыбызның көнкүреше белән танышып кына калмадылар, үзләре дә эшкә керештеләр:
✨ Сырлы бәләк белән кер үтүкләп карадылар;
✨ Гөбедә май атладылар;
✨ Орчыкка эрләнгән йон җебен җыйдылар.
- Балаларга музейда бик ошады, алар өчен бу яңа һәм кызыклы дөнья булды, — дип бүлешә сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
✅Тарихны белү — үз тамырларыңны хөрмәт итү дигән сүз. Каникулларның һәр көне шулай якты истәлекләр белән тулсын! ✨
Язгы каникулла…
|
—
|
—
|
185
|
185
|
|
02.04 11:33
|
Статистика
+2
|
447
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 11:28
|
Публикация
Очередной ребенок разбился насмерть на питбайке
Еще один — в реанимации. А вы все еще считаете, что «у моего сына рука твердая»? Хватит хоронить детей. Хватит покупать им игрушки со смертельным исходом. Прочтите, пока не поздно.
#ПитбайкУбивает #ДетскаяСмертьНаДороге #РодителиОдумайтесь #ГИБДДТатарстан
Очередной ребе…
|
—
|
—
|
228
|
228
|
|
02.04 11:16
|
Публикация
«Әти дип дәшәргә тилмереп үстем…» 💔😥
Әтисез калган, сугыш ачысын кичергән, биш баласын югалткан… Әмма сынмаган! 100 яшен каршы алган Зөлхия әбинең язмышы👇
https://yashel-uzan.ru/news/yashelznrayonytuganavylym/ati-dip-dasarga-tilmerep-iasadem-gasyrlyk-gomernen-acysy-ham-satlygy
«Әти дип дәшәр…
|
—
|
—
|
240
|
240
|
|
02.04 09:54
|
Статистика
+1
|
445
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 09:20
|
Публикация
Кайгы агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри икән ул...💔
Җырчы Гөлсирин Абдуллина гаиләсендә кайгы 👇👇
https://yashel-uzan.ru/news/ioldyzlar/yrcy-golsirin-abdullina-gailasenda-kaigy
Кайгы агач баш…
|
—
|
—
|
270
|
270
|
|
02.04 08:18
|
Статистика
|
444
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 07:26
|
Публикация
🗓 2 апрельгә һава торышы
Бүген безне алмашынучан-болытлы һава көтә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәргә мөмкин 🌦.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк 🌫.
🌡 Температура:
• Көндез: +8..+13˚ (кайбер районнарда +16˚га кадәр!)
• Төнлә: +1..+6˚
💨 Җил: Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Көнегез уңышлы үтсен! ✨
🗓 2 апрельгә һ…
|
—
|
—
|
283
|
283
|
|
02.04 06:42
|
Статистика
|
444
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 06:40
|
Публикация
Язгы яңгыр тавышына кушылып, табигать уяна. Бу тамчылар — яңарыш билгесе. ☔️🌱
Тышта һава торышы нинди генә булмасын, күңел кояшыгызны сүндермәгез. Кәефегез һәрчак күтәренке булсын! 🙌💛
Язгы яңгыр тав…
|
—
|
—
|
283
|
283
|
|
02.04 05:07
|
Статистика
|
444
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 03:30
|
Статистика
|
444
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 01:53
|
Статистика
|
444
|
—
|
—
|
—
|
|
02.04 00:15
|
Статистика
|
444
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 22:43
|
Публикация
Тыныч төннәр, дуслар🌘🛌
Тыныч төннәр, …
|
—
|
—
|
293
|
293
|
|
01.04 22:36
|
Статистика
+1
|
444
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 20:58
|
Публикация
🚓 2026 елда Татарстанда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны кискен артты. Быелгы елның ике ае эчендә җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 7 кеше һәлак булган. Бу – узган елның шушы ук чорындагы күрсәткечтән 2,3 тапкырга күбрәк.
25 марттан 7 апрельгә кадәр республикада, шул исәптән Яшел Үзәндә дә махсус профилактика чаралары уза. Максат – җәяүлеләрне бәрдерү очракларын киметү һәм һәркемнең исән-имин кайтуын тәэмин итү.
✏️ Карточкаларны Рәзилә Хәйретдинова әзерләде.
🚓 2026 елда Та…
|
—
|
—
|
295
|
295
|
|
01.04 20:56
|
Статистика
+1
|
443
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 20:17
|
Публикация
🚔Коляска эткән яшь парның машина юлын турыдан кисеп чыгуы — бу курку белмәүме, әллә үз балаңның гомеренә битарафлыкмы?
Машина йөртүчеләр кагыйдә саклый башласа да, җәяүлеләр һаман "кыска юл" эзли. Балаларны саклыйбыз дибез, ә үзебез аларга нинди үрнәк күрсәтәбез?
📹 Юл инспекторлары белән рейдка чыккан журналистыбыз күргәннәре белән бүлешә
https://yashel-uzan.ru/news/yukhidi/balalarny-saklyibyzmy-alla-uzebez-kurkynyc-tudyrabyzmy
🚔Коляска эткән…
|
—
|
—
|
306
|
306
|
|
01.04 19:27
|
Публикация
✨🎭Бу минутларда "Родина" музыкаль театры сәхнәсендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты башланды.
Катнашучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде һәм уңышлар теләде. 🙌
#очлыкүзлекамерам
✨🎭Бу минутлард…
|
—
|
—
|
309
|
309
|
|
01.04 19:15
|
Статистика
|
442
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 19:00
|
Публикация
💚🏢Бүген Яшел Үзәннең «Игелек йорты»нда кунаклар булды. Районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин килде.
📸Алар биредә тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары белән танышты һәм аралашты. Очрашу мизгелләре Илсөя Садыйкова ФОТОРЕПОРТАЖында.
https://yashel-uzan.ru/photo/daulat-dumasy-deputaty-maksim-topilin-igelek-iortynda-kunakta
💚🏢Бүген Яшел Ү…
|
—
|
—
|
309
|
309
|
|
01.04 18:20
|
Публикация
☀🌿 Гидрометцентр Татарстанда җәйге һава торышы турында сөйләде
Синоптиклар Татарстанда 2026 елның апрель-сентябрь айларына һава торышын фаразлады.
Апрель климатик нормадан (ул +5,4 градус тәшкил итә) җылырак көтелә. Явым-төшем күләме гадәти күрсәткечкә якын булачак — якынча 30 миллиметр, дип хәбәр итте Россия Гидрометцентры.
🗓🌡 Май, июнь һәм август айлары күпьеллык норма тирәсендәге температурада узачак. Явым-төшемнәр дә уртача күрсәткечләргә якын көтелә. Ә июльдә температура нормадан югарырак булачак дип фаразлана, норма якынча +19,9 градус. Сентябрьдә исә, киресенчә, явым-төшем күләме нормадан (якынча 48 миллиметр) азрак булуы ихтимал.
Вечерняя Казань
☀🌿 Гидрометцен…
|
—
|
—
|
310
|
310
|
|
01.04 17:31
|
Статистика
|
442
|
—
|
—
|
—
|
|
01.04 17:20
|
Публикация
Казан медицина университеты студентлары — Норлатта кунакта! 🩺🏥
Уткән ял көннәрендә Норлатның «Игелек йортында» бик дустанә һәм файдалы очрашу үтте. Казан дәүләт медицина университеты студентлары балалар өчен чын медицина дөньясына ишекләрне ачтылар.
✨ Мастер-класс: Булачак табиблар үзләре белән махсус манекеннар һәм бинтлар алып килгән иде. Балалар зур кызыксыну белән беренче ярдәм күрсәтү серләренә төшенделәр. Манекеннар ярдәмендә тормышны саклап калу нигезләрен өйрәнү һәр бала өчен бик мөһим тәҗрибә булды.
🏓 Зур бүләк: Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеле — бүләкләр тапшыру иде. Казан ДМУ проректоры Зиннур Мансурович Гәрәев исеменнән бирелгән өр-яңа өстәл теннисы балаларда чын бәйрәм рухы тудырды! Инде алда спорт ярышлары һәм күңелле минутлар көтә.
- Казан медицина университеты студентларына үзләренең җылылыгын һәм белемнәрен кызганмаганнары өчен чиксез рәхмәтлебез! Проректор Зиннур Мансуровичка балаларга күрсәткән кайгыртуы һәм бүләге өчен аерым рәхмәтебезне белдерәбез, - дип яза Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.
Казан медицина…
|
—
|
—
|
320
|
320
|